РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 100 мл күләмендә ачык төстәге сыеклык тутырылган, 60 сумлык «спирт-этил 95» этикеткасы булган пыяла флаконны законсыз сату факты ачыкланды. Моннан тыш, бинаны тикшерү барышында сату өчен билгеләнгән товар үткәрү документлары булмаган, үтә күренмәле төстәге сыеклык белән 40 пыяла флаконнан торган спиртлы сыеклыклар табылган.
Әлеге продукция Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан вакыйга урынын карау беркетмәсендә күрсәтеп алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды. Законсыз әйләнештә булган алкогольле (спиртлы) продукцияне һәм (яки) административ хокук бозу турындагы эш буенча 4,1 литр дәлилләр әһәмиятендәге документларны алу протоколы рәсмиләштерелгән. Зәй районында яшәүче хатын-кызга РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.1 маддәсенең 2 өлеше буенча «Дәүләт теркәвеннән башка яки махсус рөхсәтсез (лицензиясез) эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» турында административ хокук бозу беркетмәсе төзелде. Спиртлы сыеклык үрнәкләре лабораториягә тикшерү өчен җибәрелгән.