Игътибар итегез, 2023 елның 1 июнендә сыра, сыра нигезендә ясалган эчемлекләрнең һәм кегларга салынган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләренең, аларның әйләнешенең барлык этапларында хәрәкәтен күзәтү буенча эксперимент үткәрү турындагы методик киңәшләргә үзгәрешләр кертелде.
Үзгәрешләр экспериментта катнашу өчен гаризалар бирү тәртибенә кагыла, ваклап сату белән бәйле булмаган сәбәпләр аркасында кодларны әйләнештән чыгару мөмкинлеге һәм әлеге мәгълүматлар буенча үзгәрешләр кертү мөмкинлеге өстәлде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе рәсми порталының «Эшчәнлек» бүлегендә, «Сыраны 01.04.2023 елдан маркировкалау буенча Эксперимент» бүлегендә мәгълүмат яңартылды https://gosalcogol.tatar.ru/metodicheskie-rekomendatsii.htm