2023 елның 02 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә 2023 елның 4 аенда эш йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Киңәшмәдә Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарының ведомствоара комиссияләре әгъзалары, «Алкоторг» ҖЧҖ, «Белый Кремль», «Эфес», «Булгартрейд» сыра заводлары вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Булат Кадыйров катнашты.
Комиссия утырышы яңа форматта уза. Территориаль орган карамагындагы барлык районнарның да үз күрсәткечләрен чагыштыру, тәҗрибә уртаклашу, үз районнарындагы эшкә башкаларның уңай алымнарын кертү һәм тискәре моментларны булдырмау мөмкинлеге булдырылды.
Республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сатуның кимү сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклауга һәм туктатуга, шул исәптән легаль булмаган алкогольле продукцияне ачыклауга аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча Координация советы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлеге турында фикер алыштылар.
Йомгаклауда, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе тәкъдимнәрен исәпкә алып, районнарның алкоголь базары торышын характерлаучы күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлдерелгән бурычлар куелды һәм чаралар планы эшләнде.