Ачык чара (фикер алышулар) үткәрү турында

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2023 елга контрольдә тотылган субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, Бөгелмә муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара үткәреләчәк.

Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Михеева Миләүшә Индус кызы.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2023 елның 23 июне, 10.00 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Бөгелмә муниципаль районы администрациясе бинасы (Бөгелмә шәһәре, Ленин урамы, 13, 3 кат, утырышлар залы).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү; ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарны контрольдә тотылучы субъектларга аңлату.

Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.

Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 22.06.2023 кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Milyausha.Miheeva@tatar.ru

Мәгълүматны 8 (8553) 33 66 82 телефоны буенча белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International