2023 елның 06 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Яңа Сала авылында гражданнарны кабул иттеләр.
Кабул итү барышында авыл халкы катнашты, күтәрелгән мәсьәләләр сәүдә өлкәсенә кагылды. Җирле үзидарә хезмәткәрләре шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алды. Очрашуда кредитка алынган сыйфатсыз товарлар, дистанцион ысул белән сатып алынган товарлар, сыйфатсыз азык-төлек товарларына карата таләпләр кую сроклары, сыйфатсыз товарларны алмашу тәртибе һәм сроклары турында фикер алыштылар. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу (ишекләр урнаштыру, көнкүреш техникасын ремонтлау, җиһазлар ясау) һ. б. мәсьәләләр хәл ителде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материал тарату белән үрелеп барды.