Мин таләп белән гарантия вакытында гына мөрәҗәгать итә аламмы?

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

- Гарантия вакытында гына таләп белән мөрәҗәгать итә аламмы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына шундый сорау белән Чаллы шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте.

Белгеч җавабы:

- Юк, гарантия вакытында гына түгел. Сез кибеткә товарның гарантия вакыты эчендә ачыкланган җитешсезлекләр турында дәгъва белән килә аласыз. Гарантия вакыты товар сездә булган вакыттан башлана. Ләкин сезонлы товарлар турында сүз бара икән, аларның гарантия вакыты һәм хезмәт итү вакыты тиешле сезон башланганнан алып исәпләнә, аның башлану вакыты Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан кулланучылар урнашкан урынның климат шартларыннан чыгып билгеләнә.

Әгәр гарантия вакыты билгеләнмәгән булса, сез товарны сатып алганнан соң ике ел эчендә дәгъва белдерә аласыз (әгәр дә озаграк срок билгеләнмәгән булса).

Мәсәлән, Татарстан Республикасында сезонлы билгеләнештәге товарларның гарантия срокларын һәм хезмәт итү срокларын билгеләү өчен түбәндәге сезонлы сроклар билгеләнгән:

- кышкы сезон 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр;

- язгы сезон 16 марттан 15 майга кадәр;

- җәйге сезон 16 майдан 31 августка кадәр;

- көзге сезон 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.

Шулай итеп, сезонлы товарга гарантия срогы башлануын исәпләү буенча карар сатучы-консультант тарафыннан түгел, ә закон белән регламентташтырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International