Сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр.

Әлеге визитны уздыруның нигезе булып «Л.Ф. К». шәхси эшмәкәренең бер ел элек алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баруга керешүе тора.

Контрольдә тотылган затка алкогольле продукция әйләнешен җайга салучы закон таләпләре аңлатылды, атап әйткәндә: «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 елның 171-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы; бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (ЕГАИС) алкогольле продукцияне ваклап сатучы затлар әйләнеше турында мәгълүматны теркәүгә мәҗбүри таләпләр, алкогольле продукцияне ваклап сату күләмен декларацияләүгә мәҗбүри таләпләр.

Контроль объектына карата үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы, вазифаи затларның гамәлләренә (гамәлсезлегенә) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү мөмкинлеге, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру барышында кабул ителгән карарлары турында контрольдә тотыла торган затны мәгълүматлаштыру, 2020 елның 31 июлендәге 248 номерлы Федераль закон нигезләмәләре аңлатылды.

3 ролик күрсәтелде:

- «Тикшерүләр: мөһим сораулар турында гади генә» тикшерүләр үткәргәндә эшмәкәрнең хокуклары турында;

- «Эшмәкәргә кисәтүләр турында»  кисәтү алган очракта эшмәкәрләрнең хокуклары турында;

- Дәүләт бизнесына ярдәм итүнең гамәлдәге чараларына күзәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International