2023 елның 07 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Сосновка авылында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сораулар белән гражданнарны кабул иттеләр.
Белгечләр белән очрашуга килгән кешеләрне, нигездә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр борчый, атап әйткәндә:
- сатып алганнан соң бер атна узгач, товар эшләми башласа, нишләргә;
- товарны алыштырганда гарантия вакыты турында;
- алдан түләнгән товарны китерү сроклары бозылган очракта нишләргә һәм башкалар.
Кабул итүгә шулай ук сәүдә вәкилләре дә килде, аларны алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге мәсьәләләр кызыксындырды.
Чарада катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр тапшырылды.
Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатып, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен семинар-уку уздырылды.
Чара нәтиҗәләре буенча, халык белән очрашу ике як өчен дә нәтиҗәле һәм файдалы булды дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.