Теләче районы Үзәк авыл җирлегендә чираттагы гражданнарны кабул итү үткәрелде

2023 елның 9 июне, җомга

2023 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районының Үзәк авыл җирлегендә чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр.

Халыкны кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды:

- кибеттә бер бәя күрсәтелеп, ә чекта бөтенләй башка бәя куелса, нәрсә эшләргә;

- интернет-заказлар ясауның үзенчәлекләре;

- алдан түләнгән товарны китерү сроклары бозылган очракта нишләргә һ. б.

Килгән сорауларга катнашучылар гамәлдәге закон нигезендә җаваплар алдылар.

Чара барышында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле файдалы мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International