Безнең һәрберебезнең бер генә тапкыр булса да, сыйфатсыз товар сатып алу яки сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт очраклары белән очрашканы бардыр. Кайвакыт кулланучының хокуклары сатып алуга кадәр үк бозыла, мәсәлән, товар яки хезмәт турында мәгълүмат булмаганда яки товар (хезмәт) турында дөрес булмаган мәгълүмат бирелгәндә. Бу очракларның барысы да кулланучылар хокуклары өлкәсенә карый һәм РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән көйләнә.
Түбән Каманың «Орбита» яшьләр (яшүсмерләр) клубы балалары кулланучылар буларак нинди хокуклары барлыгын, һәм хокуклар бозылган очракта нәрсә эшләргә, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген белделәр. Бу хакта аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре сөйләде. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, бу темага мультфильм карадылар һәм бүләкләр алдылар.