15 июньдә Менделеевск районында авыл җирлекләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән очрашулар узды.
Мәсәлән, Абалач авыл җирлегенең Брюшли авылы территориясендә урнашкан «Ева» кибетендә эшмәкәр Никитин А.С.ка сыра һәм сыра эчемлекләрен маркировкалау буенча гамәлдәге законнар турында мәгълүмат җиткерелде.
Хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан кибет җитәкчесенә кулланучылар хокукларын яклау, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарның төп нигезләмәләре җиткерелде. Кибет хезмәткәрләренә товар сатканда гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды, килеп туган ситуацияләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр бирелде.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәлекләр таратылды.