Яңа Чишмәдә «Уенчыклар» кибете сатучыларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлаттылар

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан «Уенчыклар» кибете сатучылары өчен укыту семинары үткәрелде.

Бизнес вәкилләренә РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен аңлату бирелде. Моннан тыш, кибет сатучыларына тиешле сыйфатлы товарлар алмашу тәртибе, дәгъва белдерү вакыты, товар сыйфатына таләпләр, сатучы һәм сатыла торган товарлар турында мәгълүмат бирү тәртибе аңлатылды.

Чара ахырында территориаль орган белгече кибет сатучыларына «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы  номерларын, мәгълүмати буклетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International