Балаларга кулланучының кем булуы турында сөйләделәр

2023 елның 20 июне, сишәмбе

2023 елның 20 июнендә Арча муниципаль районының «Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ мәктәп яны лагеренда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина 3-6 сыйныф укучылары арасында викторина үткәрде. Викторина РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләренә караган мәсьәләләр һәм ситуацияле бурычларны тикшерү рәвешендә узды. Чара башланганчы кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны җентекләп аңлаткан дәрес үткәрелде. Балалар кулланучының кем икәнен, ни өчен хокуклар кирәклеген, хокуклар бозылган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Аннары чараның төп өлешенә - викторинага керештеләр. Укучылар ике командага бүленгән иде - «Сандугач» һәм «Гөлләрем» командалары.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны белү генә түгел, ә аны теге яки бу ситуациядә гамәлдә куллану осталыгы, шулай ук эрудиция, компетентлык һәм аналитик сәләтләр дә бәяләнде. Викторина сорауларына әкиятләрне искә төшереп җавап бирделәр.

Нәтиҗәләрне санап чыккач, дуслыкның җиңүе ачыкланды.

Катнашучылар «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы логотиплы бүләкләр  белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International