Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2023 елга контрольдә тотылган субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Әлки муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара үткәреләчәк.
Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу.
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Андреевич Панов.
Чараның датасы һәм вакыты: 2023 елның 13 июле, 10.00 сәгатьтә.
Чараны үткәрү урыны: Әлки район мәдәният йорты (Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 55).
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокукны куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү; ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарны контрольдә тотучы субъектларга аңлату.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.
Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 12.07.2023 елга кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Aleksandr.Panov@tatar.ru
Мәгълүматны 8 (84342) 5-15-50 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.