Казанда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казан кооперация институтында «Кулланучылар хокукларын яклау: проблемалар һәм хәл итү юллары» дип аталган халыкара катнашында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференцияне алкоголь базарын җайга салу буенча Федераль хезмәт, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан) һәм Россия кооперация университеты бергәләп үткәрде.

Конференция эшендә Россия, Белоруссиянең әйдәп баручы фәнни һәм белем бирү үзәкләреннән 300гә якын кеше, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә практик хезмәткәрләр катнашты.

Чара кысаларында мондый сораулар каралды:

- Кулланучылар бәхәсләрен судка кадәр һәм суд тәртибендә җайга салу. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә юридик җаваплылык: гражданлык-хокукый, административ-хокукый, җинаять-хокукый аспектлар;

- Товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы: куллану товарларының торышы, проблемалары һәм экспертизасын камилләштерү;

- Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кадрлар әзерләү;

- Кулланучылар хокукларын яклауның социаль-хокукый проблемалары;

Кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле системасын формалаштыруның икътисади шартлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International