Кулланучы мәнфәгатьләрен яклау кысаларында

2023 елның 23 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов ТР Аксубай муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр булды. Кулланучыдан мондый сорау килде:

- Оптикадан диоптрияле күзлеккә заказ бирдем. Аны кабул итеп алгач бер сәгатьтән соң, оправасының кәкре булуын аңладым. Оптикада акчаны кире кайтаруны сорап дәгъва язган идем. Ун көн үтте, ләкин һаман дәгъвага җавап юк. Миңа нәрсә эшләргә?

Кулланучыга Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясы аңлатылды. Шулай ук, сатучы белән бәхәсле хәлне тыныч юл белән, шул исәптән дәгъва тәртибендә хәл итә алмаган очракта, кулланучының судка мөрәҗәгать итү хокукы булуы турында әйтелде, ул «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 17 статьясы нормалары белән беркетелгән. Кулланучы нинди судка мөрәҗәгать итүне үзе сайлый:

- яшәү яки тору урыны буенча (теркәлү);

- килешү имзаланган урын буенча;

- ШЭ оешмасының (юридик затның) юридик адресы яки яшәү урыны (теркәлү) буенча;

- юридик затның филиалы урнашкан урын буенча, әгәр бәхәс аның эшчәнлеге белән бәйле булса.

Бәхәсне хәл итү өчен кулланучы судка мөрәҗәгать итеп, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 17 статьясының 3 пунктыннан чыгып, дәүләт пошлинасын түләү буенча йөкләмәләрдән азат ителә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы искә төшерә, территориаль орган начальнигына шәхси кабул итүгә 8(8555) 36-63-85 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International