Шәһәр кулланучылары белән мәгърифәтчелек эше дәвам итә

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре атна саен шәһәрнең хуҗалык итүче субъектлары һәм кулланучылары өчен профилактик чаралар үткәрә. Чараларны үткәрү максаты - халыкның куллану белемен арттыру. Белгечләр шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә һәм базарларында сәүдә нокталары җитәкчеләре һәм сатучылары белән укыту семинарлары үткәрәләр, анда гамәлдәге законнарны аңлаталар һәм куллану базары өлкәсендәге сорауларга җавап бирәләр. Шәһәр кулланучылары өчен сәүдә үзәкләрендә консультация өстәлләре, базарларда кизү тору, буклетлар тарату буенча акцияләр үткәрелә.

Әйтик, узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендәге мәгълүмати белешмәлекләрне һәм буклетларны тарату буенча «Грамоталы кулланучы» акциясе уздырылды. Шәһәр микрорайонында яшәүчеләр акциядә теләп катнаштылар, белгечләр белән аралаштылар, кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы үз сорауларын бирделәр һәм белгечләрнең квалификацияле җавапларын, әлеге сорауларны хәл итү юлларын алдылар. Акциядә катнашучыларның барысына да Яр Чаллы территориаль органының Кайнар линиясе эше турында хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International