Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның белемәрен арттыру максатыннан «Магнит» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазлары булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Шулай ук сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр дә күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законының 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.