«Находка» кибетендә азык-төлек товарларын дегустацияләү һәм консультация өстәле оештырылды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Яңа Чишмә шәһәрендә «Находка» кибетендә азык-төлек товарларын дегустацияләү оештырылган һәм консультация өстәле үткәрелгән иде. Кулланучылар тәкъдим ителгән товарлар белән тәмләп таныша алдылар, шунда ук аларны бик кулай бәягә сатып алу мөмкинлегенә ия булдылар.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече кулланучылар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация бирде. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, конфликтлы ситуацияләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләре тикшерелде.

Бизнес вәкилләренә товар сатучының үз оешмасы турында мәгълүматны, товарлар турында тулы һәм ышанычлы мәгълүматны ачык һәм аңлаешлы формада сатып алучыларга җиткерү бурычы турында искәрттеләр.

Кулланучыларга буклетлар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән брошюралар рәвешендә басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International