Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов атналык аппарат киңәшмәсендә алкогольле продукцияне ваклап сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге җирле базарлардагы вәзгыять турында сөйләде.
Үз чыгышында ул катнашучыларның игътибарын районның алкоголь базарындагы хәлне бәяләү индикаторларының берсе булып торак пунктларның лицензияле сәүдә объектлары белән тәэмин ителүе тора дип ассызыклады. Сыйфатлы легаль алкогольле продукцияне ваклап сату гамәлгә ашырыла торган һәр сәүдә объекты алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше ихтималлыгын киметә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләнгән бурычларны тормышка ашыруда нәтиҗәле ярдәм күрсәткән өчен, куелган бурычларны оператив хәл итүгә шәхси өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Г. Ф. Хәйруллинага һәм Гаделша авыл җирлеге башлыгы Ф. Х. Сабирҗановка Александр Панов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.