Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Баулы шәһәренең Гаилә уку китапханәсендә укучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына лекция үткәрде.
Күчмә сөйләшү вакытында кулланучылар белән сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр, ягъни тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарлар сату һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләштеләр.
Шулай ук чарада катнашучыларга бәяләрдә һәм товарда нинди кирәкле мәгълүмат урнаштырылырга тиешлеген аңлаттылар. Кулланучыларга елның җылы вакыты җитү белән уяу булырга һәм азык-төлек товарларының яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында кулланучылар өчен төрле темаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.