Матур традиция буенча, җәйге яллар һәм балаларның каникуллары вакытында Арча шәһәренең «Җиңү Паркы» дип аталган мәдәният һәм ял паркында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты үткәрделәр.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне арттыру һәм кулланучылар базарында конфликтлы ситуацияләр килеп чыкмасын өчен башкарыла торган гамәлләр алгоритмын аңлату, ә алар барлыкка килгән очракта, мәсьәләләрне закон нигезендә хәл итә белүне булдыру максатыннан оештырылган иде.
Гражданнардан түбәндәге сораулар килде:
- сыйфатсыз товарларны кайтару һәм алмаштыру, срокларны бозу турында;
- яраклылык вакыты чыккан товарларны сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә;
- товарның сыйфаты нинди вакыт эчендә тикшерелә;
Барлык катнашучыларга «Татарстан кулланучылар хәбәрләре» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.