Биектау муниципаль районының Әлдермеш авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2023 елның 7 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Әлдермеш авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.

Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, алар нигездә сәүдә өлкәсенә кагыла иде:

- сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару ничек башкарыла;

- сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәт өчен кулланучы түләргә тиешме;

- товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү нинди күңелсезлекләргә китерергә мөмкин;

- гарантияле ремонт үткәрү вакыты һ. б.

Шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International