Халык үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

2023 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Утар Аты авыл җирлегенең Утар Аты авылында кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина алып барды.

Кабул итү кысаларында мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация ярдәме күрсәтелде. Халык тиешле сыйфатсыз товар сатып алынган очракта нишләргә тиеш, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлеге, социаль әһәмиятле товарларга бәяләр турында кызыксындырган сорауларын бирде. Алкоголь продукциясен сату өлкәсендә дә сораулар яңгырады. Белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет сайты булуын искә алды, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International