«Лента» кибетендә бәяләр мониторингы үткәрелде

2023 елның 12 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелә торган социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы, шулай ук кибет сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку белән бергә алып барыла. Әйтик, Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Венера Шәрәфетдинова кибет сатучыларын Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге законы нигезләмәләре белән таныштырды. РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән билгеләнгән ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды. Сатып алучылар арасында кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International