Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районының «Титан» ҖЧҖ кибетендә кулланучылар өчен семинар үткәрделәр. Чара кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алыштыру чорына түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген раслау турында»гы Законына үзгәрешләр кертү хакында мәгълүмат җиткерелде.
Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды.
Семинарда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.