Саба районының Олы Ныртыда авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин Саба районының Олы Нырты авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар өчен күчмә кабул итү оештырдылар.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле ситуацияләрдә хәл итү юллары турында. Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде. Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар сыйфатсыз товарны кайтару вакытына, шулай ук азык-төлеккә бәяләр билгеләүгә кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International