Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдында куелган бурычларны үтәү максатларында Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Бу юлы белгечләр «Оптика» салоны хезмәткәрләре өчен семинар оештырдылар.
Россия халкы хәзер гаджетлар һәм компьютерларны даими куллану аркасында, күзлек яки линзаларны ешрак куллана. Шуңа бәйле рәвештә оптика салоны саны да даими үсә, кайвакыт салон хезмәткәрләре һәм сатып алучылар арасында бәхәсле хәлләр барлыкка килә.
Чара барышында салон хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары аңлатылды, эшләрне башкаруга (хезмәт күрсәтүгә) шартнамәләрне рәсмиләштерү тәртибе, шулай ук кулланучылардан килгән дәгъваларны карау тәртибе каралды. Семинар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.