Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә олы яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырдылар.
Чара барышында, Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый белемне арттыру максатыннан, күзаллау һәм мәгълүмати әсбаплар, белешмәлекләр, буклетлар тәкъдим ителде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре аңлатылды.
Сыйфатсыз товарны кире кайтару һәм сатучының җиткерү срогы бозылган очракта җаваплылыгы мәсьәләләре аерым күтәрелде.