2023 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Теләче районы КФҮ ДБУ филиалындагы консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, гражданнарны кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында да әйтелә.