«Казан» Агросәнәгать паркында профилактика чаралары уздырылды

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре, Аграр урамы 2 йорт адресы буенча урнашкан «Казан» Агросәнәгать паркында хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрделәр.

Сатучылар һәм сатып алучылар Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлешендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация алдылар: Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 нрмерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, аерым товарларны сату Кагыйдәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International