Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Л.Х. Кропачевның «Лилия» кибетендә сатучылар өчен семинар үткәрделәр. Анда алкоголь продукциясен һәм азык-төлек товарларын ваклап сату буенча эшчәнлек алып барыла. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын сатучыларга җиткерү. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды. Чара ахырында кулланучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.