Тукай районында белгечләр сәүдә объектларында профилактик чаралар үткәрделәр

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Тукай муниципаль районының сәүдә объектларына чыгуны оештырдылар.

Чыгуның максаты - төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрү һәм кулланучылар базары мәсьәләләре буенча профилактик эш алып бару. Белгечләр 6 сәүдә объектын колачлады.

Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде. Мониторинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары сатып ала торган азык-төлек товарларына максималь бәяләрне формалаштыру турында» 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә федераль челтәрләрдәге кибетләрдә 188 төр продукция буенча үткәрелде. Моннан тыш, районның федераль, республика челтәрләрендә һәм челтәр булмаган кибетләрендә социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде. Әлеге мониторингны үткәрү максаты - бәяләр үзгәрүенең торышын өйрәнү һәм анализлау.

Чара Иске Ерыклы авылындагы «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре белән үткәрелде, анда кулланучылар базары өлкәсендә гамәлдәге законнарның соңгы үзгәрешләре аңлатылды.

Сәүдә объекты җитәкчесе һәм сатучыларның аерым игътибары 2023 елның 01 апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә идентификация чаралары (МТ ГИС) белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасында аларның әйләнешенең барлык этапларында (җитештерү, күмәртә звеносы, ваклап сату) белешмәләр биреп, сыра продукциясе хәрәкәтенең күзәтелүен тәэмин итү буенча эксперимент кертүгә юнәлтелде. Ул РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.03.2023 елның 383 номерлы карары белән расланган.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы телефоны күрсәтелгән белешмәлекләр, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International