Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Алексеевск шәһәрендәге «Асылбикә» сәүдә йортында чираттагы профилактик чара үткәрде.
Чараның максаты – халыкның куллану белемен арттыру.
Гражданнар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 31.12.2020 елның 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 21.09.2020 елның 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турындагы таләпләр аңлатылды. Кулланучылар үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.
Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга рус һәм татар телләрендәге мәгълүмати белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.