Сәүдә комплексында кизү тору барышында гражданнарга консультацияләр бирелде

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Көндәлек тормышта без барыбыз да товар, эш һәм хезмәтләр алып кулланучылар булып торабыз. Көн саен безнең һәрберебез, азык-төлек, кием, көнкүреш әйберләре сатып ала, телефоннан сөйләшеп, транспорт хезмәтләреннән файдаланып, кафеда төшке аш ашап, кредит алып, кулланучыга әверелә. Ләкин, бу мөнәсәбәтләрнең хокукый ягына бик аз игътибар бирелә. Кулланучылар буларак үз гамәлләрен һәм сатучының (җитештерүченең яки башкаручының) гамәлләрен закон күзлегеннән бәяләү кирәклеге нигездә куллану хокуклары бозылганнан соң гына барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында чираттагы кизү тору үткәргәндә гражданка А. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәреннән: коляска белән кибеткә керергә мөмкинме, әллә аны керү урынында калдырырга кирәкме, баланы кулда йөртергә кирәкме, дип сорады.

Кызганычка каршы, кибетләр үз кагыйдәләрен уйлап табарга яраталар. Балалар коляскасы белән керүне тыю да шундый ук кагыйдәләргә карый.

Россия Федерациясе Конституциясенә ярашлы рәвештә, оешманың сатып алу-сату килешүләрен төзегәндә (законда әйтелгән очраклардан тыш) бер төркем кешегә икенче төркемгә караганда өстенлек бирергә хокукы юк.

Хәзерге вакытта безнең илдә гамәлдәге законнарның берсе дә гражданнарның балалар коляскалары белән теләсә нинди биналарга һәм объектларга керүен тыюны күздә тотмый. Шуңа күрә кибет балалар коляскалары белән килгән кулланучыларга сәүдә залына керү юлын тәэмин итәргә тиеш, сатып алу-сату килешүен төзүдән баш тартырга хокуклы түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International