Көнкүреш химиясе - бүген кеше көн саен диярлек кулланырга мәҗбүр булган продуктлар комплексының гомуми төшенчәсе. Балтач районында шәхси эшмәкәр Гибадуллин сәүдә объектында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен һәм товарларның төрләрен сату кагыйдәләрен өйрәнү буенча мондый практик дәресләрнең максаты - сатучылар белән сатып алучыларның үзара мөнәсәбәтләрен көйләүче төп норматив документлар белән танышу һәм аларны практикада куллану күнекмәләрен алу.
Кибет сатучысына РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карарына, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучылар почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу, оешманың элмә тактасы һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында консультацияләр бирелде.