Бизнес вәкилләре өчен укыту семинары үткәрелде

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Хуҗалык итүче субъектларның хокукый белемнәрен арттыру һәм куллану базарында хокук бозуларны киметү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәренең «М.Б.» кафесы хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырды.

Чара барышында кафе хезмәткәрләре белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Аерым алганда, җәмәгать туклануы хезмәтләре, яклар килешкән шартларда, хезмәт заказ итәргә ниятләгән теләсә кайсы кулланучыга күрсәтелергә тиешлеге аңлатылды. Хезмәт күрсәтү шартлары, шул исәптән аның бәясе, федераль закон һәм Россия Федерациясенең башка хокукый актлары кулланучыларның аерым категорияләре өчен ташламалар бирүне рөхсәт иткән очраклардан тыш, барлык кулланучылар өчен дә бертөрле итеп билгеләнә.

Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәткәндә кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз шартлар, аларның мөлкәтенең саклануы тәэмин ителергә, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре һәм җәмәгать туклануы оешмаларына санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлергә тиеш. Җәмәгать туклануы продукциясе конкрет төр продукциягә дәүләт стандартлары һәм башка норматив һәм техник документлар таләпләренә туры килергә тиеш.

Чарада катнашучылар белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International