Халыкның хокукый белемнәрен арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Яңа Чишмә районы КФҮдә консультация өстәле оештырылды.
Гражданнарга товарлар сатуда һәм хезмәт күрсәтүдә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнары нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау вакыты аңлатылды.
Үзәккә килүчеләр азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сәүдәсе өлкәсендә, шул исәптән Интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга аларның хокуклары Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны укыту кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр заказына җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә һәм бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.