Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында Чистай муниципаль районы Каргалы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашу үткәрде. Чара кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар турында фикер алыштылар, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрделәр.
Халык белән очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кагылышлы, шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар өлкәсендәге мәсьәләләр каралды.
Мәсәлән, кулланучыларның сыйфатсыз товар сатып алган очракта, сатучының касса чегын югалту сәбәпле кулланучылар таләпләрен үтәүдән баш тарткан очракта хокукларын аңлаттылар. Моннан тыш, сатучының гарантияле ремонт вакытында кулланучыга алмаш товар бирмәгән ситуациясен тикшерделәр, билгеләнгән вакытта алдан түләнгән җиһазларны китермәгән кулланучыга тәкъдимнәр бирделәр.
Семинар вакытында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын да карадылар.
Чара барышында кулланучыларга һәм Башкарма комитет белгечләренә «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының номерлары һәм буклетлар тапшырылды.