Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2023 елның июлендә Нурлат һәм Чистай районнары территориясендә сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектларга карата профилактик визитлар үткәрелде.
Профилактик визитлар барышында контрольдә тотылган субъектларга аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр турында хәбәр ителә.
Бизнес вәкилләренә аларның эшчәнлегенә карата мәҗбүри таләпләр телдән аңлатыла. Аерым алганда, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре турында сөйләнелде. Белгечләр алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында мисаллар китерделәр. Хуҗалык итүче субъектларга әлеге өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр иттеләр.