Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә йөкләнгән бурычларны тормышка ашыруда нәтиҗәле ярдәм күрсәткән өчен, алкоголь базарында куелган бурычларны оператив хәл итүгә зур шәхси өлеш керткән өчен А.А. Панов «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкиле Вадим Миндрюковка Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Вадим Миндрюков сәүдә оешмаларын һәм кулланучыларны үз компаниясе товарлары белән таныштырудан тыш, продукцияне алга сөрүнең яңа ысулларын кертә, проблемалы якларны билгели һәм аларны уңышлы хәл итә. Үз эшчәнлегендә ул Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре белән актив хезмәттәшлек итә. Белгеч сәүдә нокталары арасында даими эшли, бу аңардан зур активлык, продуктивлык һәм чыдамлык таләп итә.