Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органында хезмәткә әзерләү буенча тематик план һәм дәресләр расписаниесе кысаларында «Тормыш иминлеге. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эвакуация кагыйдәләре» дигән темага уку үткәрелде.
Дәреснең максаты - куркынычларны һәм аларның чыганакларын, куркынычсызлык принципларын һәм ысулларын билгеләргә өйрәнү.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Чистай муниципаль районы буенча өлкән инспекторы Самат Зәбиров куркынычсызлык теориясе нигезләрен, «кеше - яшәү мохите» системасындагы үзара бәйләнеш нигезләрен, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эвакуация кагыйдәләрен аңлатты.
Моннан тыш, хезмәткә әзерлек дәресләрендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы белгечләрне гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы закон таләпләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибенә кагылышлы методик тәкъдимнәре һәм локаль актлары белән таныштырды.