ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә эш визиты белән Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин килде. Кунакны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов каршы алды.

Очрашу башында «Татэкспертцентр» ДБУ сынау лабораториясендә экскурсия үткәрделәр. Лаборатория начальнигы Наилә Сәрвәрова эш күләме турында сөйләде.

Аннары Җәүдәт Әхмәтханов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең үзенчәлекләре, контроль астындагы территориядә алкоголь базарының торышы турында сөйләде.

- Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнардагы кайбер үзгәрешләр алкоголь базарын күбрәк агартырга һәм алкоголь базарында әлегә кадәр очрый торган законсыз эшчәнлекне туктатырга мөмкинлек бирер иде. Хокук бозуларның билгеле бер өлеше төгәлсезлекләр аркасында башкарыла, һәм алкоголь базарының намуссыз «катнашучылары» аннан файдалана, - диде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе.

Тартып алынган метанолны һәм метаноллы продукцияне саклау һәм юк итү тәртибен билгеләү; азык булмаган спиртларны мәҗбүри денатурацияләү турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе РФ Салым кодексының 181 статьясына спиртлы парфюмер-косметик продукцияне 100млга кадәр аз сыйдырышлы акциз товары дип тану өлешендә үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный.

Мәсәлән, «ФармТайм» ҖЧҖ (Самара өлкәсе, Отрадный шәһәре, сәнәгать зонасы – 1) спиртлы косметик сыеклыкны «этил плюсы 95% ка кадәр», бит тиресен карау өчен «антибактериаль» лосьон, 100 мл сыйдырышлы флаконнарда җитештерә, ул формаль рәвештә дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә, аның составында этил спирты 72% күләмендә, азык глицерины һәм хуш исле матдә компоненты.

Һәр шундый флаконнан дәүләт акциз рәвешендә генә 44 сумнан керем ала алмый.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Россия Федерациясендә сыра һәм сыра эчемлекләре, сидр, пуаре, әче бал (сыра һәм сыра эчемлекләренә минималь бәяләр) сатып алу, китерү һәм ваклап сату бәяләреннән түбән булмаган бәяләрне билгеләргә тәкъдим итә.

Тагын бер тәкъдим «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертүгә кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International