Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматовны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Указ республика Хөкүмәтенең рәсми порталында басылып чыкты.
«Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен «Дуслык» ордены белән этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Хамматов Фәннур Гаптелбар улын бүләкләргә», – диелә 2023 елның 2 августында имзаланган документта.