2023 елның 22 августында Әтнә муниципаль районы Күбән авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Булат Кадыйров халык белән очрашу үткәрде.
Очрашуда кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен сату өлкәсендә гражданнар мәсьәләләре каралды.
Анда катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзләрен яклау хокукы турында сөйләделәр.
Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмат белән брошюралар таратылды.