2023 елның 03 августында Кукмара районының Олыяз авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече эксперт Илшат Бәдретдинов катнашында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Сораулар техник яктан катлаулы товарлар, кием һәм аяк киеме сәүдәсенә кагылган иде. Барлык сорауларга да закон нигезендә җаваплар бирелде. Катнашучыларга кулланучылар өчен танып белү мәгълүматлары белән мәгълүмати буклетлар таратылды.