2023 елның 3 августында Әлки муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов үткәрде. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов, ведомство хезмәтләре, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, район эшкуарлары, шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкилләре катнашты.
Комиссия Әлки муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясен сатуга кагылышлы мәсьәләләрне карады. 2023 елның 6 аенда алкогольле продукцияне сатуга анализ ясалды, сәүдә объектларында кертелә торган алкогольле продукцияне сатуның арту сәбәпләре һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде.
Комиссия утырышы барышында Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сатуның җирле базарларындагы вәзгыятьне бәяләү индикаторлары җентекләп каралды һәм алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнде.