Расланган графикка нигезләнеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче муниципаль районының Теләче авылында халыкны кабул иттеләр.
Халыкны, нигездә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы сораулар борчый. Мәсәлән, кибет киштәсендәге товарга бер бәя күрсәтелеп, касса чегында бөтенләй башка бәя күрсәтелсә, нәрсә эшләргә? Интернет-заказлар турында бик күп сораулар килде; алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозган очракта, кулланучының гамәлләре нинди? Килгән сорауларга катнашучылар РФ Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнары нигезендә җаваплар алдылар.
Чара барышында барлык катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән файдалы мәгълүмат туплаган товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды.