7 ай эчендә алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт сайтларда мәгълүмат һәм материалларны Россия Федерациясендә тарату тыелган дип тану турында 4 701 карар кабул итте.
Әлеге карарлар элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә тиешле Интернет-ресурсларга керүне чикләү өчен җибәрелгән, аларның абсолют күпчелеге (4 069 сайт яки блокировкаланган мәйданчыкларның гомуми санының 86,6%) алкогольле һәм спиртлы продукцияне дистанцион ысул белән ваклап сату турында мәгълүматны үз эченә алган, нигездә тәүлек әйләнәсе теге яки бу шәһәр чикләрендә алкоголь продукциясен китерү белән шөгыльләнгән.
Этил спиртын дистанцион ысул белән ваклап сату турында мәгълүматны үз эченә алган Интернет-ресурслар 572.
Алкогольле, спиртлы продукцияне, этил спиртын дистанцион ысул белән ваклап сату турында мәгълүматны үз эченә алган Интернет – ресурслар саны - 60.