Чирмешән районында сәүдә объектларын әйләнеп чыктылар

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Чирмешәндә сәүдә объектларын карап чыкты. Урап узу барышында бәяләр һәм төп азык-төлек товарлары һәм беренчел кирәк-ярак товарлары булу-булмавына мониторинг үткәрелде. Чара нәтиҗәсендә муниципаль район кибетләрендә беренчел кирәкле товарларның җитәрлек күләмдә булуы ачыкланды. Сәүдә вәкилләре белән әңгәмә барышында Вадим Николаевич халыкка сәүдә хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттыруга һәм беренче кирәкле товарлар дефициты барлыкка килүенә юл куймауга игътибарны юнәлтте.

Алкогольле эчемлекләр (сыра) кибетләрендә Түбән Кама территориаль органы башлыгы сыра, сыра нигезендә әзерләнә торган эчемлекләр һәм «кега» транспорт тарасында тутырылган аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләренең хәрәкәтен күзәтү буенча эксперимент кысаларында ваклап сату звеносы әйләнешендә катнашучыларның гамәлләрен аңлатты. Эксперимент кысаларында эш итү турында методик киңәшләрне һәм инструкцияләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://gosalcogol.tatarstan.ru/metodicheskie-rekomendatsii.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International